Бәләбәй үзәк район дәваханәсендә эшләүче 56 яшьлек шәфкать туташы вафат булган. Туганнары аның үлеме коронавирустан дип белдерә. Тик мәрхүмәнең рәсми диагнозы ОРВИ булган.
Пенсия яшенә якынлашып килүче ханым балалар поликлиникасында хезмәт салган. Тик коронавирус пандемиясе башлангач, аны район үзәк дәваханәсенә күчергәннәр. "Туганыбызда шикәр диабеты иде. Бу чире белән ул озак еллар көрәште. Үз эшен җиренә җиткереп башкарырга ул аңа комачауламады. Әмма менә шундый авыруы була торып та аны хәвефле урынга күчерүләре дөрес түгел", - ди аның якыннары.
Район дәваханәсенә ковидлы пациент китерелгән. Шәфкать туташының туганнары аңа куркыныч авыру нәкъ менә шушы пациенттан йоккан дип бара. Чирләп киткәч, ханым өендә дәваланган. Аңа ОРВИ дигән рәсми диагноз куелган, шуңа күрә хәле начарланыр да ул тиз арада вафат булыр дип беркем дә уйламаган.
Бәләбәй үзәк район дәваханәсе хезмәткәренең үлеме хакындагы хәбәрнең дөрес булуын Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы да белдерде. Тик менә шәфкать туташының коронавирустан вафат булмавы да әйтелә бу хәбәрдә.