+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 Май 2020, 08:20

Алдагы көннәрдә һава торышы нинди булачак?

Алдагы өч көндә Башкортстанда бераз салкынайта, яңгырлар һәм яшен көтелә, дип кисәтә республиканың синоптиклары.

Алдагы өч көндә Башкортстанда бераз салкынайта, яңгырлар һәм яшен көтелә, дип кисәтә республиканың синоптиклары.
"Башгидромет" мәгълүматы буенча, 10 майда төбәктә алмашынучан болытлы һава фаразлана. Көндез кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булырга мөмкин. Көндез һава температурасы - 20-25 градус.
11 майда Башкортстанда явым-төшемсез булачак. Көндез республиканың көньягында кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә. Җил көньяктан уртача, яшен яшьнәгәндә көчле.
Төнлә - 10-15 градус, урыны белән 3-8 градус. Көндез җылырак - 18-23 градус.
12 майда төбәктә кыска вакытлы яңгырлар, яшеннәр узачак. Җил көньяктан уртача, яшен яшьнәгәндә көчәюе көчле. Төнлә - 6-11 градус җылы. Көндез - 16-21 градус.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас