Бу хакта метеорологлар кисәтә.
Май башындагы җылы көннәр тәмамланачак, ә Русиянең кайбер төбәкләрендә хәтта кар да явачак. Бу хакта Gismeteo метеорологы Леонид Старков белдерде.
Һава температурасы биш-җиде градуска кадәр төшүе көтелә. Салкыннар явым-төшем дә алып килә, өстәвенә, яңгыр да, кар да явачак, дип билгели Старков.
“Көндез температура 10-12 градустан күтәрелмәячәк. Салкын һава торышы яңгырлар белән бергә булачак. Мондый һава торышы Русия үзәгендә, урта киңлектә көтелә. Ә Санкт-Петербург, Вологда, Череповецта хәтта кар явачак,
Архангельскида исә вакытлыча кар ятачак”, — дип кисәтә метеоролог.