Соңгы тәүлектә авыручылар саны 80гә арткан.
Башкортстанда бер тәүлектә коронавирус белән авыручылар саны 80 кешегә арткан. Шулай итеп, COVID-19 йоктыручыларның гомум саны 1647 кеше тәшкил итә.
Республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сүзләренчә, 468 кеше дәваханәдә. Авыр хәлдә 15 пациент (барысы да үпкәләрнең ясалма сулату аппаратында). 697 кеше яңа коронавируслы инфекция диагнозы белән өйдә дәвалана. 467 кеше савыккан.
Шулай ук бер тәүлектә 130 пациентта ОРЗ һәм ОРВИ билгеләрен ачыкланган. Алты кеше дәваханәгә озатылган.
Моннан тыш, төбәкнең сәламәтлек саклау министры Чаяна яткылыгыннан (Якутия) кайткан вахтачылар арасында дәваханәгә салынган кешеләр барлыгы турында хәбәр итте. 26 ирнең хәле тотрыклы, 10 вахтачыда COVID-19 расланган.
Якутиядән барлыгы 1500дән артык вахтачы кайтарыла.
Фото: bashinorm.ru