Башкортстанның Тикшерү комитеты Гафури районының Ташбүкән авылында елгадан табылган балага ясалган суд-медицина экспертизасының башлангыч нәтиҗәләрен хәбәр итте.
Ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, бала батып үлгән, аның тәнендә җәрәхәтләр табылмаган.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, 2020 елның 22 апрелендә малай Гафури районының Түбән Ташбүкән авылында картәтисе йортыннан чыгып киткән һәм билгесез юнәлештә китеп барган. Бу вакытта ул биредә әти-әнисе белән кунакта булган.
Малайны эзләүдә 200 волонтер, полиция хезмәткәрләре һәм криминалистлар катнашты. Шулай ук квадрокоптерлар, гидроцикллар һәм су транспорты, эзләү чаралары өчен билгеләнгән башка техника җәлеп ителде.
Эзләү чаралары 8 май көнне тәмамланды: малайның гәүдәсе Түбән Ташбүкан авылы территориясендәге елгадан табылды.