Роспотребнадзор Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының клиник тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Татьяна Руженцова РФ стопкоронавирус порталына биргән интервьюсында мәктәпләр, балалар бакчалары һәм югары уку йортлары кайчан эшли башлячагы турында сөйләде.
Аның фикеренчә,балалар бакчалары һәм белем бирү үзәкләре чикләүләрне бетерүнең икенче һәм өченче этабында ачылачак.
Беренче булып балалар бакчалары ачылырга тиеш, бу чикләүләрне бетерүнең икенче этабында булачак. Әмма моны төбәкләр үзләре хәл итәчәк.
Татьяна Руженцева сүзләренә караганда, мәктәп һәм югары уку йортлары чикләүләрне бетерүнең соңгы өченче этабында гына ачылачак.