Башкортстанның Гидрометеорология һәм тирә-як мохитне мониторинглау идарәсе мәгълүматлары буенча, елгаларда су дәрәҗәсе кимегән. Бүген суның тәүлегенә — 112дән + 6 сантиметрга кадәр тирбәлеше күзәтелә.
Язгы ташкын чорында Уфа шәһәре территориясендә һәм республиканың 10 муниципаль берәмлегендә (Уфа, Күгәрчен, Белорет, Балакатай, Иглин, Ишембай, Архангель, Мәләвез, Нуриман, Благовещен районнары) 4 торак йортын, 115 йорт яны участогын, 23 юл участогын су басты.
Мәгълүм булуынча, республика халкы елгаларда агымдагы гидрологик хәлне онлайн-режимда Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты сайтында “Ташкын” геомәгълүмат системасы аша күзәтә ала.
Республика елгаларында куркыныч гидрологик хәл күзәтелми.