Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә бүгенге көннән скверларга һәм паркларга йөрү рөхсәт ителүен белдерде. Әмма, аның сүзләренчә, ачылганнан соң, анда кайбер чикләүләр гамәлдә булачак.
"Паркларны кичкә ачык калдырырга кирәкми, чөнки анда, һичшиксез, ниндидер төркемнәр җыелачак, димәк, чир йогу хәвефе булачак. Шуңа күрә муниципалитет башлыкларыннан бүген, указ кабул ителгәннән соң, муниципаль актлар кабул итүне сорыйм. Мин бүген үк алардан оешма һәм учреждениеләр директорлары яки парклар дирекцияләре белән киңәшмә уздыруны сорыйм, чөнки паркларның барлык хезмәткәрләренең көче, кешеләр паркка килеп җиткәч, аларга сак кына халыктан социаль дистанцияне үтәтүгә, аларның битлекләрдә булуына, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәвенә юнәлтелергә тиеш, - диде төбәк җитәкчесе.
Хәбиров билгеләп үткәнчә, хәзер полициянең эше "аңлатудан һәм инандырудан" гыйбарәт. Әмма, шул ук вакытта, Башлык сүзләренчә, кабул ителгән барлык нормалар, мәсәлән, җәмәгать урыннарында битлекләрдә һәм перчаткаларда йөрү мәҗбүри һәм бу нормаларны бозган өчен җаваплылыкка тарттырырга кирәк.
Төбәк җитәкчесе, шулай ук, үзизоляция режимы гамәлдән чыгарылганнан соң тәртип булмаса һәм "халык төркеме йөри башласа", режимны яңадан катгыйландырырга туры киләчәк, дип билгеләде.
Фото: gorobzor.ru