Күпләр, резина перчаткалар кул тиресен боза, ди.
"Тукыма перчаткалар коронавирус таралуны кисәтү сыйфатында бер тапкыр кулланыла торган резина перчатканы алыштырырга сәләтле һәм сәламәт тирене сакларга мөмкинлек бирәчәк", - дип хәбәр иткән "РИА Новости"га медицина фәннәре докторы Борис Ревич.
- Сакланыр өчен теләсә нинди төр перчатка кияргә ярый. Тик эсседә кешеләр көз яисә кыш көннәрендә кия торган перчаткалар кимәс, дип уйлыйм. Минемчә, иң яхшысы - тукыма, бакча эшләрендә кулланыла торган перчаткалар. Аларны юарга да җиңел һәм берничә тапкыр кияргә дә мөмкин. Иң яхшысы - аларны җылы суда кер сабыны белән юу, - ди Ревич.
Шулай ук, табиб күп тапкыр кулланыла торган битлекләрдән файдаланырга киңәш итә. Анда марляны даими рәвештә алыштырырга була.
Фото: "РИА Новости" сайтыннан.