+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 Май 2020, 13:50

Уфалылар "Сөт кухнясы”ннан ялган хәбәр алган

Мондый хәл ничек килеп чыккан?

Мондый хәл ничек килеп чыккан?

Уфада яшәүчеләргә “Сөт кухнясы”ннан түбәндәге эчтәлекле хат килгән: “Необх. предост. ориг. спр. о малоимущ. до 31.05, иначе питание будет приост”.

“Сөт кухнясы” дәүләт учреждениесе мәгълүматлары буенча, смс-хәбәрләр тарату программасында өзеклек булган. Оешма килеп чыккан уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм туклануның туктатылмавы турында хәбәр итә.

Шул ук вакытта “Сөт кухнясы” оешмасы, үзизоляция режимы өлешчә гамәлдән чыгарылуга бәйле рәвештә, мөмкин кадәр якын арада документларның оригиналларын тапшырырга кирәклеген белдерә.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас