Ул кемнәргә тиеш һәм шартлары нинди?
Башкортостан Республикасы Хөкүмәтенең 2020 елның 6 маендагы 290нчы карары нигезендә республика бюджетыннан 2018-20 елларда Русия кредит оешмаларында торак (ипотека) кредитлары (заемнар) алган гражданнарга процентлар түләүгә чыгымнарның бер өлешен субсидияләү тәртибе расланды. Чараның бер катнашучысына субсидиянең гомум күләме 100 мең сумнан артмаска тиеш.
Субсидия бирү вакыты - агымдагы елның 1 апреленнән 31 декабренә кадәр.
Финанс ярдәмен гражданнарның түбәндәге категорияләре алырга мөмкин: өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнар; инвалид гражданнар яисә инвалид балалар тәрбияләгән гражданнар; никахтан тыш бала (балалар) тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кызлар, әгәр баланың әтисе тиешенчә билгеләнмәгән булса; баланың әтисе яисе әнисе үлгән очракта яисә аларның берсе хәбәрсез югалган дип танылган очракта - ата яки ана, шулай ук, 2020 елның 15 мартыннан 1 июненә кадәр төп эш урынын югалткан һәм кредит оешмасына гариза биргән вакытка эшкә урнашмаган гражданнар. Әлеге Тәртип нигезендә, 18 яшькә кадәр яисә белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларда көндезге бүлектә белем алучы 23 яшькә кадәр балаларны балалар дип исәплиләр.
Чара кысаларында субсидия алуга документлар рәсмиләштерү һәм чарада катнашу шартлары турында мәгълүмат алу өчен гражданнарга кредит оешмаларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аннары кредит оешмалары Башкортстан Республикасы Торак программаларын гамәлгә ашыру идарәсе белән чараларны үтәү буенча уртак гамәлләр турында килешү төзи. Килешүләр төзүгә, Тәртип расланганнан соң, ике ай вакыт бирелгән.
Кредит оешмалары белән килешүләр төзелгән саен, Идарә тиешле мәгълүматны Интернет-телекоммуникация челтәрендәге үзенең рәсми сайтында: zhilprog.bashkortostan.ru/ урнаштырачак.
Белешмәләр өчен телефоннар: 7(347) 218-17-49, 7(347)218-17-42, 7(347) 218-17-43, 7(347) 218-17-45.