+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 Май 2020, 10:45

“Катлаулы чорны лаеклы үтәргә кирәк”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәнәгать предприятиеләрендә һәм төзелеш тармагында коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча киңәшмә үткәрде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәнәгать предприятиеләрендә һәм төзелеш тармагында коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча киңәшмә үткәрде.
Анда катнашучылар компанияләр тарафыннан санитария-эпидемиология таләпләрен үтәү, авыру чыганагы барлыкка килүгә юл куймау буенча тиешле кисәтү чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алышты.
Республика Башлыгы ассызыклавынча, вице-премьер Ирек Сәгыйтов җитәкчелек иткән ведомствоара комиссия предприятиеләрдә санитария-эпидемиология таләпләрен үтәү дәрәҗәсен тикшерүне дәвам итә.
– Бу эш җитди нәтиҗәләрдән котылуга юнәлтелгән. Әлегә предприятиеләрдә авыру чыганагы тудырылуга юл куелмый, – диде Радий Хәбиров.
Киңәшмә барышында предприятие җитәкчеләре коронавирус таралуга юл куймауга карата күрелүче чаралар турында сөйләде. Радий Хәбиров төзелеш тармагы оешмаларына аерым игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады.
Фото: сайт Главы РБ
Читайте нас