Барлык студентларны да өйләренә кайтарып җибәрәләр.
Уфаның тулай торакларында яшәүче югары уку йортлары студентларын коронавирус йоктыру куркынычы аркасында өйләренә кайтарып җибәрәчәкләр.
Университетларның ректорлары белән булган киңәшмәдән соң, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шундый күрсәтмә бирде.
— Уфада якынча 4,5 мең студент бар. Аларның меңгә якыны — чит ил студентлары, ә калган 3,5 меңе - үзебезнекеләр, Уфада тулай торакларда алар ни эшли? Биредә тәртип урнаштырырга кирәк, чөнки хәзер укымаган яшьләр шәһәр буйлап йөри һәм бер-берсенә авыру йоктыра. Өстәвенә, кайбер тулай торакларда коронавирус белән зарарлану очраклары ачыкланды, — ди төбәк җитәкчесе.