+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 Май 2020, 18:30

Баннерларда - бүгенге көн геройлары!

Уфада «Безнең заман геройлары» проекты кысаларында республиканың медицина хезмәткәрләре фотографияләре белән беренче конструкцияләр урнаштырылды.

Уфада «Безнең заман геройлары» проекты кысаларында республиканың медицина хезмәткәрләре фотографияләре белән беренче конструкцияләр урнаштырылды.

Алар коронавирус белән көрәштә фронтның алгы сызыгында үзләрен аямыйча эшләде. Беренчеләрдән булып Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсе медикларының плакатлары куелды.

Хәзерге вакытта хастаханәдә COVID-19 йоктырган пациентларга медицина ярдәме күрсәтү өчен 120 койка булдырылган, анда стационарның квалификацияле һәм тәҗрибәле белгечләре эшли.

Табиблар фотосы төшерелгән баннерлар Пушкин урамы, 52, Менделеев урамы, 7, Әй урамы 67 адресы буенча урнаштырылды.


Фото: соцсети


Читайте нас