Новосибирскидагы “Вектор” үзәге, COVID-19 вирусына каршы вакцина өч айдан әзер булыр, дип белдерә. Ә дөнья галимнәре моңа ким дигәндә ел ярым кирәк дип саный.
Новосибирскидагы “Вектор” үзәге COVID-19 вирусына каршы вакцинаны сынауларны июньдә тәмамларга ниятли. Сентябрьдә вакцина теркәлү узарга мөмкин. Бу турыда үзәкнең генеральный директоры Ринат Мәкъсүтов Русия Президенты Владимир Путин катнашлыгында узган Русиядә генетик технологияләр турындагы киңәшмәдә белдерде. Мәкъсүтов сүзләренчә, хәзер препаратны үзендә сынап карарга ризалашкан 300 кешедә тикшерәләр, дип хәбәр итә "Азатлык".
“Сезнең агымдагы елның 15 апрелендә яңа коронавирусны кисәтү өчен вакцина булдыру вакытын кыскарту турында биргән йөкләмәгез булганга күрә, без әлеге вакцинаны бу елның сентябрендә үк теркәргә исәплибез” , - дигән генеральный директор.
Кытайда килеп чыккан яңа коронавирус дөньяда тарала башлагач, күп илләрдә галимнәр аңа каршы вакцина эшләргә алынды. Төрле илләрдә 35 лабораториядә вакцина эшләнә. Кайберләре клиник сынауларны башларга әзерләнүен белдергән. Әмма Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм экспертлар, вакцина ел ярымнан да иртәрәк булмас, дип фаразлый.
14 майда киңкүләм мәгълүмат чаралары яңа вирустан вакцина маймылларда уңышлы сыналганын язып чыкты. Британия һәм АКШ галимнәре MERS вирусына каршы вакцина нигезендә эшләнгән яңа вакцинаны макакаларда сынап караган. Вакцина кадап, берничә атна узгач, хайваннарга COVID-19 вирусын керткәннәр, һәм аларның организмнары авыруга бирешмәгән, үпкәләре шешмәгән. Бу турыда галимнәр bioRxiv электрон фәнни журналында язган.