+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 Май 2020, 14:40

Медикларга акча кайда, ничек түләнә?

Март һәм апрель айлары өчен медикларга стимуллаштыручы түләүләр Русиянең барлык төбәкләрендә диярлек гамәлгә ашырылды, кайбер төбәкләр май ае өчен түли башлады, дип хәбәр итте Федераль казначейлык башлыгы Роман Артюхин Русия Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә.

Март һәм апрель айлары өчен медикларга стимуллаштыручы түләүләр Русиянең барлык төбәкләрендә диярлек гамәлгә ашырылды, кайбер төбәкләр май ае өчен түли башлады, дип хәбәр итте Федераль казначейлык башлыгы Роман Артюхин Русия Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә. "Нигездә, барлык төбәкләр дә куелган бурычны үтәде һәм медикларга март һәм апрель айлары өчен түләүләр башкарылды", - диде ул. Аның сүзләренә караганда, медицина учреждениеләренә бу максатларга 6 миллиард сум акча күчерелгән инде.
Русия Президенты Владимир Путин апрель башында табибларга, урта һәм кече медперсоналга, шулай ук коронавирус йоктырган ашыгыч ярдәм экипажлары шоферларына махсус федераль түләү билгеләргә тәкъдим итте. 11 майда коронавирус таралуга каршы көрәш чаралары буенча киңәшмәдә дәүләт башлыгы барлык медиклар да 15 майга кадәр пандемия белән көрәштә катнашкан өчен билгеләнгән апрель түләүләрен алырга тиеш, дип белдерде.
Шул ук вакытта Артюхин билгеләп үткәнчә, хәзер төбәкләрдә, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының соңгы аңлатмаларын исәпкә алып, түләүләрне санау дәвам итә. "Башта кайбер төбәкләрдә түләүләр - сәгатьлек нормадан чыгып, хәзер сменалап түләүдән чыгып башкарылды", - дип аңлатты ул.
Моннан тыш, Федераль казначейлык башлыгы сүзләренә караганда, кайбер төбәкләрдә май ае өчен түләүләр башланган инде: болар - Камчатка краенда, Иркутск һәм Орел өлкәләрендә. Ә Дагстанда һәм Пермь краенда әлегә түләүләр белән бәйле проблемалар кала. "Бүген коллегалар барлык түләүләрне дә эшләргә вәгъдә итте", - дип ассызыклады Артюхин.
Читайте нас