Ил Президентының май указларын тормышка ашыру максатында "Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм" гомумдәүләт проекты чикләрендә башкарылучы гамәлләр үз эшен алып баручы физик һәм юридик берәмлекләргә өстәмә ярдәм чараларын да күз уңында тота.
Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин коронавируска кагылышлы мәсьәләләр буенча ил гражданнарына мөрәҗәгатендә белдерде.
«Хәзер аеруча зыян күргән тармакларда эшләүче шәхси эшкуарларга да икътисади чикләүләрне киметергә кирәк. Быел аларга страховка кертемнәренә карата бер минималь хезмәт хакы (МРОТ) күләмендә салым тотып калынган акчаны бирергә тәкъдим итәм. Шул рәвешле, бу катлаулы чорда аларга өстәмә ярдәм күрсәтү булыр», — диде ул.
Шәхси эшкуарларга, гаилә предприятиеләренә, кече бизнеска микрофинанс ярдәме күрсәтүче дәүләт структураларына 12 миллиард сум акча бүленә.
«Бу акчалар киләсе елларга „Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм“ илкүләм проектына салынды. Әлеге финанс ресурсы 2020 елда ук эшләп китәргә тиеш дип саныйм», — ди Русия Президенты.
Фото: go.mail.ru