+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 Май 2020, 08:23

Хезмәт урынында хәвефсезлек - беренче урында

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм «Башнефть» акционерлар җәмгыяте президенты Хәсән Татриев видеоконференция режимында төбәк белән нефть компаниясенең үзара хезмәттәшлеге буенча даими комиссиянең чираттагы утырышын үткәрде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм «Башнефть» акционерлар җәмгыяте президенты Хәсән Татриев видеоконференция режимында төбәк белән нефть компаниясенең үзара хезмәттәшлеге буенча даими комиссиянең чираттагы утырышын үткәрде.

Республика Башлыгы «Башнефть»кә коронавирус инфекциясе таралу шартларында барлык кирәкле санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәгән өчен рәхмәт белдерде.

- Икътисадның база тармаклары эшләячәк, дигән карар кабул ителгәннән бирле, сезнең барлык оешмалар да коронавирус таралуга юл куймауга бәйле мәсьәләләргә җитди һәм җаваплы карады, - диде Радий Хәбиров. - Бу бик зур, күләмле эш. Шул исәптән, шуның аркасында без «Башнефть» структурасында булган барлык предприятиеләр линиясе буенча бер генә хәвефле "учак"ны да теркәмәдек.

- Бездә COVID-19 таралуга юл куймау буенча тулы чаралар комплексы, шулай ук җитештерү объектларында гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга теләсә нинди алшартлар тормышка ашырыла, - дип билгеләп үтте Хәсән Татриев. – Без мондый очракларда төгәл гамәлләр алгоритмын керттек, бу ситуацияне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

Радий Хәбиров ассызыклаганча, 2020 елның беренче кварталы йомгаклары буенча Башкортстанда төп капиталга инвестицияләр күләме, узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, 18 процентка арткан. Бу уңай динамиканы «Башнефть» эшчәнлеге дә тәэмин итте.

– Безнең өчен компаниянең шундый катлаулы шартларда да үзенең инвестиция программасын туктатмавы бик мөһим, - диде төбәк җитәкчесе.

Утырышта катнашучылар социаль мәсьәләләр, экологик хезмәттәшлек, инвестицион проектларны гамәлгә ашыру буенча хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты һәм элек кабул ителгән карарлар буенча нәтиҗәләр ясады.

Яклар даими эшләүче комиссия һәм аның каршында төзелгән эшче төркем кысаларында уртак эшнең нәтиҗәлелеген билгеләде. Бу инструментлар актуаль мәсьәләләрне оператив һәм дискуссион мәсьәләләрне конструктив рәвештә хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Комиссиянең киләсе утырышы 2020 елның җәендә узачак.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас