Бүген, 18 майда, республика Башлыгы Радий Хәбиров алданган дольщикларның инициатив төркемнәре вәкилләре белән онлайн режимда киңәшмә үткәрде.
– Күптән түгел проблемалы объектларны төзеп бетерү буенча карта расланды. Гомумән алганда, бу - 7 мең кеше һәм 128 йорт. Эшләрне тәмамлау вакыты – 2023 елга кадәр, – дип ассызыклады Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Әхмәдуллин.
Киңәшмәдә 8 эре төзелешне тәмамлау схемалары турында фикер алышынды.
Шулай итеп, "Черемушки" торак комплексындагы йорт 2020 елның декабрендә тапшырылачак. Ә "CОМоСтрой"ның йортлары 60-80 процентка әзер. 2003 елдан башлап төзелә башлаган Стәрлетамактагы "Башстрой"ның 66 алданган өлешчесе, шулай ук, республика Башлыгыннан ярдәм сорый. "Интеграл"ның проблемалары да якын арада хәл ителәчәге турында белдерелде.
"Госстрой"ның проблемалы "Садовое кольцо" йортына халык агымдагы елда ук яшәргә күчәчәк. Тулысынча фатирлар 2022 елда төзелеп бетереләчәк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров алданган дольщиклар проблемалары буенча киләсе очрашуны июнь ахырында уздырырга планлаштыра.
Фото: glavarb.ru сайтыннан.