+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 Май 2020, 10:24

Инвалидка күл күтәргән үсмергә яныйлар

Стәрлетамакта подъездда инвалидны кыйнаган үсмергә билгесез затлардан куркыныч яный. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар егетнең адресын ачыклап, аңа һәм гаиләсенә янаулар юллый. Бу хакта «ВКонтакте» пабликларының берсендә үсмернең танышы сөйли.

Стәрлетамакта подъездда инвалидны кыйнаган үсмергә билгесез затлардан куркыныч яный. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар егетнең адресын ачыклап, аңа һәм гаиләсенә янаулар юллый. Бу хакта «ВКонтакте» пабликларының берсендә үсмернең танышы сөйли.

"Җитәр инде, янамагыз, бигрәк тә аның туганнарына, әтисенә һәм әнисенә. Туганнары өйдән кибеткә чыгарга, үз гомере өчен куркырга мәҗбүр, - дип яза Ксения. – Үзаллы хөкем итүдән туктагыз, җитәр, кешеләр булыгыз! Бала әле ул, ә бу хәлне инде төзәтеп булмый!"

Әмма бу пост ачулы кешеләрне ярсытып кына җибәргән. Алар үсмерне үзләре җәзага тартырга җыенуларын язган.

Конфликт үзе бер ай элек булган икән.

"Якынча мәгълүматларга караганда, биредә яшәүче 50 яшьлек кеше һәм 15 яшьлек үсмер арасындагы конфликт апрель аенда булган, ул көнне яшьләр төркеме торак йортларның берсендә шау-шу куптарган. Йортта яшәүче ир аларга бер чиләк су койган. Бу хәлдә катнашучылар полициягә китерелгән. Тикшерүне балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар алып бара", - дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә. Үсмернең ата-аналарына балигъ булмаганнарны тәрбияләү бурычларын үтәмәгән өчен административ беркетмә төзелде.

Исегезгә төшерәбез, бу хакта без бүген яздык. Социаль челтәрләрдә ролик кадрларында егет торак йорт подъездындагы инвалидка йодрыклары белән ташлана.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас