+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 Май 2020, 16:40

Радий Хәбиров волонтерлар белән онлайн-форматта очрашачак

20 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров волонтерлар белән онлайн-форматта очрашачак.

20 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров волонтерлар белән онлайн-форматта очрашачак.
Ирекле аралашу планлаштырыла. Башкортстанның ирекле хәрәкәте лидерлары, эшкуарлар, спортчылар, җәмәгать эшлеклеләре туры эфирда пандемия чорында кешеләргә ярдәм итү тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
Очрашуга Волонтерлык үзәкләре ассоциациясе Советы рәисе Артем Метелев, шулай ук күрше илләрдән - Кыргызстан һәм Казахстаннан теләктәшләр кушылачак.
Трансляция 15 сәгатьтә башлана. Туры эфирны республика Хөкүмәтенең YouTube-каналында карарга мөмкин булачак. Онлайн-эфирга барлык теләүчеләр дә кушыла алачак.
Очрашу нәтиҗәләре буенча төбәк һәм федераль дәрәҗәдә ирекле хәрәкәтне үстерү буенча тәкъдимнәр эшләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез: халыкка ярдәм итү өчен коронавирус инфекциясе таралу шартларында республика халкының 5 меңгә якын кешесе волонтер булды.
Көн саен республика халкыннан гаризалар һәм мөрәҗәгатьләр кабул итүче төбәк штаблары эшли: алар - "Бердәм Русия"нең "Безнең кайгырту" проектының колл-үзәге, Волонтер-медиклар һәм Гомумрусия халык фронты колл-үзәге һәм Башкортстан яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы штабы.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас