+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 Май 2020, 10:55

Акылдан яздырасың инде, коронавирус!

Табибларны да, пациентларны да...

Табибларны да, пациентларны да...

Тула шәһәрендәге өлкә дәваханәсендә булган шаккатыргыч хәл инде ничә көн яңалыклар тасмасыннан төшми. Биредә эшләүче шәфкать туташы саклагыч костюмда бик эссе булганлыктан, аны купальник өстеннән генә киеп куя. Тик, үзе аңлатуынча, бөтен “байлык” бу кадәр үк күренеп торыр дип уйлап җиткерми.
Нәтиҗәдә, палатадан палатага ярым шәрә йөргән шәфкать туташының фотолары тиз арада Интернетка тарала.
Тула өлкәсенең сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, хезмәткәргә кисәтү ясаганнар һәм аңлату әңгәмәсе үткәргәннәр.
Төбәкнең мәгълүмат чаралары язуынча, пациентларның “костюм”га карата бернинди дә каршылыгы булмаган. Алар бу көнне шәфкать туташына бары тик ешрак күз ташлаган.

Фото:russian.rt.com
Читайте нас