+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 Май 2020, 12:15

Чик сакчылары көтәр, мәрхүмнәр көтте бит

Бу хакта бүген оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.

Бу хакта бүген оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.
28 майда Чик сакчылары көнен традицион бәйрәм итү булмаячак, дип хәбәр итте республика җитәкчесе.
— Аңлыйм, бу көнне традиция буенча меңләгән егет, ветераннар очраша, яшьлеген, армия елларын искә ала. Бу - яхшы традиция, әмма быел сезне җыелмавыгызны сорыйм, — диде ул. — Һәйкәлләргә күпләп йөрүләр булмасын, югыйсә, һәйкәлләрне ябарга туры киләчәк.
Ул, шулай ук, Ураза гаетен җыелып үткәрмәүләрен кабат-кабат үтенде.
Шунысы да билгеле булсын: Башкортстанда ата-бабаларыбызны Искә алу көне дә күчерелде.
— Без 2 майны мәрхүмнәрне искә алу көне көне дип игълан иткән идек. Әмма быел санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, бу көнне күчердек. Без янә дини лидерлар белән киңәшләштек, барыннан да элек, халык зиратларны ачуны сорый икән. Бу көнне быел 6 июньдә билгеләячәкбез, аннары зиратлар гадәттәгечә ачык булачак, – дип белдерде Радий Хәбиров.
Билгеле булуынча, элегрәк, Башкортстанда коронавирус таралу сәбәпле, зиратларны да япканнар иде.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас