+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 Май 2020, 08:45

Сак булыгыз: өч меңгә якын кешегә талпан кадалган!

Аларның 1290ы — балалар.

Аларның 1290ы — балалар.

19 майга булган мәгълүматлар буенча, Башкортстанда талпан кадалып 2946 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 1290ы — балалар. Бер ел элек бу чорда талпан кадалу очраклары белән 3172 кеше табибларга мөрәҗәгать иткән булган, шул исәптән — 1160 бала.

“Роспотребнадзор”дан белдерүләренчә, Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә һәм аның филиалларында талпаннарны энцефалит вирусы һәм боррелиозга лаборатор тикшерүгә кабул итү пунктлары эшли.
Аларның адреслары “Роспотребнадзор” идарәсе сайтында урнаштырылган.

Фото: avatars.mds.
Читайте нас