Әлеге хәл коронавирус йоктыруга бәйле булырга мөмкин дип тә фаразлана.
Уфаның 18нче дәваханәсендә бүген пациент үз-үзенә кул салган. Бу хакта “Медиакорсеть” басмасына сылтама белән “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, үз-үзенә кул салу коронавирус йоктыруга бәйле булырга мөмкин дип фаразлана. 18нче дәваханә территориясе республиканың Тикшерү комитеты хезмәткәрләре тарафыннан уратып алынган.