Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәләрне барлыйбыз һәм аларга аңлатма бирәбез.
“Русия Федерациясе Хөкүмәте:
е5) Җәмгыятьтә хайваннарга карата җаваплы караш булдыруга юнәлтелгән... чаралар күрә”.
Русиянең уникаль хайваннар дөньясы иң югары – Төп Закон дәрәҗәсендә якланырга тиеш. Русиядә дистәләгән кеше ирекле рәвештә хуҗасыз хайваннарны коткара һәм дәвалый, аларны садистлардан яклый. Хайваннарны яклау турындагы нормаларны илнең Төп Законында ныгытырга вакыт.
Сирәк очрый торганнары – аерым игътибарда!
Русиядә хайваннарны яклау буенча биш махсус проект гамәлгә ашырыла.
1Амур юлбарысы. Бу планетадагы иң зур юлбарыс. Аның озынлыгы — якынча
2 метр, ә койрыгы бер метрга кадәр җитә. Юлбарысның авырлыгы 300 килограммга кадәр җитәргә мөмкин. Ул физик яктан бик көчле: ат түшкәсен 500 метрга кадәр сөйрәп бара ала.
Әлеге программаның төп максаты – бу кыргый җәнлекләрнең бер урыннан икенче урынга күчеп йөрүен һәм аларның илдәге санын билгеләү, киңлекләрне ничек файдалануын өйрәнү. Моннан тыш, галимнәр аларның үрчүен, нинди җирләрдә күпләп яшәвен, ничек туклануын өйрәнә.
2Белуха – ак кит. Ул Арктик бассейнның барлык диңгезләрендә, шулай ук, Ак, Беринг һәм Охотск диңгезләрендә очрый. Белуханың озынлыгы 6 метрга җитәргә мөмкин, ә авырлыгы 2 тонна. Галимнәр бу хайваннарның Русия диңгезләрендә ел фасылларына бәйле күчеп йөрүләрен, аларның санын өйрәнә. Шулай ук яшәү мохитен, туклануын һәм башка хайваннар белән бәйләнешен тикшерә.
3Ак аю. Бу — җир өстендә яшәүче иң зур ерткыч хайван. Ул тулысынча диңгез бозларында яшәргә өйрәнгән бердәнбер хайван. Галимнәр аларның күчеп йөрүен һәм климат үзгәргән чорда аңа ничек яраклашуын өйрәнә.
4Ерак Көнчыгыш леопарды. Әлеге хайваннарның саны дөньяда күп дигәндә кырыкка җитә. (Приморьеда — якынча 30 һәм Кытайда 10 леопард яши). Галимнәр аларның күбәюен һәм күчеп йөрүен GPS-муенчаклар ярдәмендә өйрәнә.
5Ирбис – кар барсы. Бу күксел-соры төстәге хайванның тиресен каракучкыл түгәрәк таплар бизи. Леопардтан ул озын койрыгы белән аерыла. Аның койрыгы гәүдәсенең дүрттән өч өлешен тәшкил итә, ә йоны бик куе, кабарып тора. Русиядә Себернең көньягындагы ирбисларны өйрәнү буенча махсус программа гамәлдә. Ул Урыс география җәмгыяте ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Русиянең Кызыл китабында ирбиска беренче категория бирелгән. Бу — әлеге төр хайванның юкка чыгу ихтималын аңлата. Русия территориясендә ирбисларның саны бик аз. 2002 елга алынган мәгълүматлар буенча, аларның саны 150-200дән артмый.
Алар безне изге күңелле булырга өйрәтә
Кече туганнарыбызга битараф булмау кешеләрне бәхетлерәк һәм игелеклерәк итә. Русиядә тормыш кочагына ташланган хайваннарга битараф булмаган меңләгән кешене очратырга мөмкин. Бәлки бу шәфкатьлелекне Конституциядә законлаштырырга вакыттыр?
Активистлар һәм хайваннарны яклаучылар ярдәмендә оештырылган приютлар саны елдан-ел арта. “Яхшы дус”, “Ата-баба авазы”, “Гомергә хокук”, “БИМ”, “Альма”, “РеспубликаДус”, “Хайваннарны якла”, “Ржевка”, “Кызыл Нарат”, “Тугры дуслар”, “ГАВ”, “Ника”, “Зоорассвет”, “Койрыклы оҗмах”... Алар санап бетергесез. Гомумән, ил буенча ташланган хайваннар өчен приютлар бик күп.
Әйе, балалар йортлары кебек үк, приютлар да булмасын иде. Һәр хайванның үз өе дә, хуҗасы да булырга тиеш. Әмма урамнарда ташланган хайваннар табыла икән, бу приютлар бик кирәк. Биредә җәрәхәтләнгән хайванга ярдәм дә күрсәтәләр, аңа хуҗа табалар.
Меңләгән кеше хезмәт хакы да алмыйча бу хайваннарга ярдәм күрсәтә. Мәчеләрдән тыш, урамнарда аю балаларына кадәр табыла. Аларны ашату өчен социаль челтәрләрдә акча җыялар, Интернетта бу хайван турында игъланнар эләләр, аларны урамга йөртергә алып чыгалар.
Хайваннарга җаваплы караш булдыруны җәмгыятьтә дә үстерү кирәк. Бүген кемнеңдер җавапсызлыгы аркасында беркемгә дә кирәкмәгән бик күп песи һәм эт балалары туа, ә соңрак алар, тәгәрмәч астына эләгеп, яисә төрле авырулардан вафат була.
Исән калганнарын, язмыш сынавына ташланганнарын коткарырга туры килә. Хайваннарга битараф булмаган кешеләр ярдәме белән бик күп дүрт аяклы дусларыбызга ярдәм күрсәтәбез, әмма мондый хәлләргә юл куймаска кирәк. Моны бары тик аларга җаваплы карасак кына гамәлгә ашырып булачак.
92 процент русиялеләр йорт хайваннары балаларны бәхетлерәк һәм аралашучанрак итә, аларда җаваплылык тойгысын арттыра, дип исәпли.
Русия Федерациясе Президенты каршындагы бала хокуклары буенча иҗтимагый совет әгъзасы, Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча эшче төркем әгъзасы:
— Бүген беркайчан да булмаганча балаларыбызда хайваннар дөньясына, ата-бабаларыбыздан калган тереклеккә сакчыл караш тәрбияләргә тиешбез.