+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 Май 2020, 07:15

Коронавирус таралуның пигы үтте!

Ниһаять, көтелгән яңалык!

Ниһаять, көтелгән яңалык!
Русиядә коронавирус эпидемиясе пигы инде үтелгәндер. Бу хакта медицина фәннәре докторы, вирусолог, профессор Анатолий Альтштейн хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, 1-2 майдан башлап коронавирус ачыкланган очраклар саны якынча бер дәрәҗәдә кала.
"Соңгы бездә яңа очраклар саны 10 меңгә кадәр күтәрелми. Бу беркадәр кимү башлану күрсәткече. Тиздән чир йоктыру очраклары акрынлап кими башлаячак", - дип аңлатты Альтштейн.
"Эпидемияне бетерү кискен һәм тулы булмаска мөмкин. Ниндидер "койрыклар" калачак. Кешеләргә диагностика үткәрергә, аерым категорияләр өчен өлешчә үз-үзен изоляцияләү режимын үткәрергә кирәк булачак", - дип билгеләп үтте эксперт.
Читайте нас