Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров онлайн-форматта халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча коммерция карамагында булмаган оешма җитәкчеләре белән очрашты.
Катнашучылар коронавирус пандемиясе шартларында социаль хезмәткәрләр эшчәнлегенең төрле аспектлары турында фикер алышты.
Очрашу республика халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында узды. Ул башланыр алдыннан төбәк җитәкчесе учреждение эше белән танышты. Директор Зөлфирә Маскулова үзәк белгечләре көн саен хәл итә торган бурычлар турында сөйләде.
Очрашуны ачып, Радий Хәбиров коронавируска каршы көрәш шартларында социаль хезмәтләр бик күп мөһим мәсьәләләрне хәл итүен билгеләп үтте.
Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, хәзер иң мөһим бурычларның берсе - 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне өйдә калырга үгетләү.
— Коронавирус белән хәл бик катлаулы. Безнең республика бу планда – канатта йөрүче эквилибрист кебек, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Әгәр ялгыш атласак, үз-үзеңне изоляцияләү, башка санитар таләпләрне боза башлыйбыз икән, төпсез упкынга төшәчәкбез. Я без бу юлны тыныч кына узабыз, я барысы да түбән тәгәрәячәк, - диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен карантинга күчерү карары дөрес булды, дип белдерде. Бу авыру чыганаклары барлыкка килүне булдырмый калырга мөмкинлек бирде.
Радий Хәбиров республика шифаханәләрендә социаль хезмәткәрләрне, шулай ук медицина хезмәткәрләрен, полицейскийларны һәм волонтерларны реабилитацияләү турында карар кабул ителүен искә төшерде. Хөкүмәт вице-премьеры – Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Ивановага хәзер үк андый хезмәткәрләрнең исемлегжен әзерләүне башларга кушты.
Очрашуда оешма җитәкчеләре үз-үзеңне изоляцияләү режимында булган гражданнарга ярдәм итү, мондый кешеләрне карау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча үз эшләре турында сөйләделәр. Алар билгеләп үткәнчә, коронавирус таралу шартларында социаль хезмәткәрләргә йөкләнеш сизелерлек арткан, шуңа бәйле рәвештә аларның хезмәт хакын арттыру мөмкинлеген карарга тәкъдим иттеләр.
– Мин моны һичшиксез хуплаячакмын. Без өстәмә рәвештә финанслауның максатлылыгы һәм күләмнәре турында фикер алышачакбыз. Гадел карар кабул итәчәкбез, - диде Радий Хәбиров.
Тагын бер тәкъдим өлкән яшьтәге кешеләр өчен көндезге төркемнәр ачылуга бәйле. Анда алар аралаша, спорт белән шөгыльләнә, ялларын оештыра алыр иде. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, проектның нәтиҗәлелеген бәяләү өчен беренчел вариантны гамәлгә ашырырга кирәк.
Очрашуда катнашучылар шулай ук карантин режимына күчерелгән дәүләтнеке булмаган социаль учреждениеләр коллективларына өстәмә түләү мәсьәләсен дә күтәрде. Төбәк Башлыгы аларны дәүләт статусына ия оешмаларга тиң финанслауны тәэмин итәргә кушты.
Моннан тыш, очрашуда социаль хезмәткәрләрне коронавируска даими тестлауны оештыру һәм хезмәт вазыйфаларын үтәгәндә җәмәгать транспортында ташламалы йөрү турында да сүз барды.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча Башкортстан Башлыгы социаль хезмәткәрләргә эчтәлекле сөйләшү өчен һәм, тулаем алганда, катлаулы чорда коммерция карамагында булмаган оешмалар коллективларын башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Фото: glavarb.ru