+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 Май 2020, 08:20

"Ураза бәйрәмен өйдә каршылап, телевизор аша Гает намазына кушылыгыз"

Тәлгать Таҗетдин, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе:"Бисмилләһир рахмәнир рахим!Рамазан – олы куаныч ае. Ләкин быел беренче тапкыр аны авыр шартларда үткәрдек. Илебезгә, бөтен дөньяга зур бәла килде. Шуңа күрә мәчетләребездә тәравих, җомга намазларын укый алмадык.

Тәлгать Таҗетдин, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе:

"Бисмилләһир рахмәнир рахим!
Рамазан – олы куаныч ае. Ләкин быел беренче тапкыр аны авыр шартларда үткәрдек. Илебезгә, бөтен дөньяга зур бәла килде. Шуңа күрә мәчетләребездә тәравих, җомга намазларын укый алмадык.
Кызганычка каршы, катлаулы хәл әле дә бетмәде. Илебез яңа чир белән көрәшү өчен бик күп эш алып бара. Шуңа күрә быел Гает намазын җәмәгатьне җыймый гына, имамнар, мәчеттә хезмәт итүчеләр белән генә үткәрәбез.
"Беренче канал" буенча бөтен илгә, БСТ каналы буенча тоташ республикага Гает намазы күрсәтеләчәк. Барыгыз да Ураза бәйрәмен өйләрегездә каршылап, телевизор аша гомум Гает намазына кушылыгыз. Авырулар үтеп, киләчәктә изге Рамазаннарыбызны шатлык-куанычта, бердәмлектә генә каршыларга насыйп булсын!
Читайте нас