+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 Май 2020, 12:20

Башкортстанда көненә ничә битлек тегелә?

Республикада битлек кенә түгел, вирустан саклаучы комбинезоннар да җитештерелә.

Республикада битлек кенә түгел, вирустан саклаучы комбинезоннар да җитештерелә.

Бу хакта бүгенге оператив киңәшмәдә сүз булды.

Башкортстанның Сәнәгать һәм энергетика министрлыгы мәгълүматларына караганда, республиканың 17 җиңел сәнәгать предприятиесе бер көнгә күптапкыр кулланыла торган 20 мең битлек тегә.

18 марттан 24 майга кадәр төбәктә 4,23 миллион битлек тегелгән. Хәзерге вакытта "Башфармация" аптекаларында - 14,5 миллион , "Фармленд" челтәрендә - 9,2 миллион битлек бар. Складларда 3,6 миллион битлек саклана.

Вирустан саклаучы комбинезоннарны 16 предприятие тегә. 18 марттан 24 майга кадәр 161,5 мең эшләнмә әзерләнгән. Хәзер предприятиеләр көненә 8 мең комбинезон тегү планын үти.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас