Стәрлетамакта бер төркем үсмерләр яшь аналарга балаларын этләр мәйданында йөртергә кушкан. "Барыгыз да бер хайван бит!" янәсе...
Стәрлетамакта берничә яшь әни скейт мәйданчыгы аркасында яшүсмерләр белән низагка керә. Нәтиҗәдә, аларның берсе үзенең балигъ булмаган оппонентына суга. Бу хәл камерага эләгә.
Бу көнне скейт мәйданчыгына әниләре белән бергә 8-9 яшьлек балалар килгән. Әниләр сүзләренә караганда, яшүсмерләр биредә аларны йөртергә теләмәгән, куа башлаган, шул чакта ярдәмгә килергә туры килгән.
«Балалар безгә елап килеп җитте, чөнки бер төркем яшүсмерләр биредә йөрергә комачаулаган. Әлбәттә, без нәрсә булганын карарга киттек. Мәйданчыкта бер яшүсмер үз баласын яклаган өлкән яшьтәге ир белән бәхәсләшә иде. Алар аңа да шуарга ирек бирмәгән. Без тыныч кына диалогка кердек, шуннан соң безне "өч хәрефкә" юлладылар. Без тагын балалар бераз гына йөрсен дә, китәрбез дип аңлатып карадык", - ди әниләрнең берсе.
Аның сүзләренә караганда, яшүсмерләр ягыннан агрессия арта барган, шуннан соң үсмерләр зур тизлек белән велосипедларда йөри башлаган һәм хатын-кызлар һәм балаларны бәрдерергә укталган.
«Безгә моны туктатырга туры килде, һәм видеога беребезнең үсмерне җилкәсеннән тотып туктатуы күренә, бу аның кулын каеру түгел. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез, агрессия безне һәм балаларыбызны хайваннар дип атаган һәм өч хәрефкә җибәргән яшүсмерләр төркеменнән чыкты», – дип хәбәр итте ул.
Хатыннар әйтүенчә, скейт мәйданчыгында мондый очрак беренче генә түгел, яшүсмерләр еш кына үзләрен агрессив тота, беркемне дә кертмиләр. Ә бит бу урын барысы өчен дә төзелгән.
Фото:https://gorobzor.ru/