+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 Май 2020, 10:45

Константин Толкачев министрлыкка социаль челтәрләрдә нәтиҗәлерәк эшләргә киңәш итте

Дәүләт җыелышы-Корылтай утырышында парламент Рәисе Константин Толкачев социаль челтәрләрдә коронавирус инфекциясен дәвалау буенча псевдофәнни тәкъдимнәр таралу турында әйтте.

Дәүләт җыелышы-Корылтай утырышында парламент Рәисе Константин Толкачев социаль челтәрләрдә коронавирус инфекциясен дәвалау буенча псевдофәнни тәкъдимнәр таралу турында әйтте.
- Миңа ватсап һәм башка каналлар буенча имбирьнең могҗизалы үзлекләре турында 10-15 хәбәр килде, - диде Константин Толкачев. - Нәтиҗә - имбирьгә бәяләр 10 тапкыр күтәрелде. Лимон белән дә шулай ук. Һәм моны бер генә объектив, һөнәри яктан кире кагу да юк.
Республика парламенты спикеры Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелинга Covid-19 турындагы медицина фейклары проблемасына игътибар итәргә тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, социаль челтәрләр кулланучылары коронавирс белән көрәш буенча “белгечләргә” әверелә, ә фейкларның күпчелеге ялгышулар булып тора.
- Социаль челтәрләрдә нәтиҗәлерәк эшләргә кирәк дип уйлыйм, - дип киңәш итте Константин Толкачев министрлыкка. - Анда коронавирус өстенлекле урынны алып тора. Сезнең үз вакытындагы, тиз реакциягез икътисадка да ярдәм итәчәк. Һәм гражданнар акчаларын янга калдыра алачак.
Максим Забелин билгеләп үткәнчә, конструктив кисәтү кабул ителгән.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас