Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Төзелеш һәм транспорт сәгате” форматында онлайн-киңәшмә үткәрде. Катнашучылар автомобиль юлларындагы ремонт барышын, Башкортстан елга пароходчылыгының үсешен тикшерде.
Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артем Ковшов төзелеш тармагындагы хәл һәм коронавирус инфекциясе таралу хәвефен киметү буенча чаралар турында сөйләде. Радий Хәбиров кайбер җитәкчеләрнең барлык таләпләрне җаваплы үтәвен, ләкин хәлнең барлык җитдилеген аңламаучыларның да барлыгын билгеләде һәм мондый төзелешләрне барлык таләпләрне үтәгәнче туктату кирәклеген әйтте.
“Транспорт сәгате”ндә төбәктәге автомобиль юлларындагы ремонт барышы тикшерелде. Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Алан Марзаев Башкортстан Башлыгы кушуы буенча республикада 15 апрельгә кадәр 175 мең чокырның һәм башка дефектларның санлаштырылуын хәбәр итте.
Бүгенге көнгә төбәк һәм районара трассаларның 93 проценты ремонтланган. Муниципаль юлларда ремонт 48 процентка гына башкарылган. Күп районнарда эшләрнең канәгатьләнерлек булмавы билгеләнде. Төбәк җитәкчесе Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең Контроль идарәсенә мәгълүматны тикшерергә кушты.
Киңәшмәдә катнашучылар Уфа автотранспорт колледжын яңа уку елына әзерләргә карар итте. Башкортстан җитәкчесе Мәгариф һәм фән министрлыгына төбәкнең чыгарылыш укучыларын һөнәри мәгариф учреждениеләренә кабул итүгә барлык мөмкинлекләрне тәэмин итәргә кушты.
Республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская Башкортстан елга пароходчылыгы эшчәнлегенең тергезелүе турында сөйләде.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан