Республиканың кайбер районнарында эре боз яуды.
Республиканың кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Уфа районының Шамонино, Чесноковка бистәләрендә, эре боз яуды. Алар бытбылдык, хәтта яшь тавык йомыркасы зурлыгына җиткән.
Поселокта яшәүчеләр социаль челтәрләрдә утыртылган яшелчә-җимешләрнең бик нык зыян күрүен яза.
Шул ук вакытта, кайбер районнардан машина тәрәзәләрен боз ватуы турында да хәбәрләр килә. Игътибарлы булыгыз!