Бу турыда республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.
Башкортстан Башлыгының эш графигында «Авыл сәгате» дип аталган тармак киңәшмәсе барлыкка киләчәк, анда агросәнәгать комплексының актуаль мәсьәләләре тикшереләчәк. Бу хакта төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәт йортында атна саен уткәрелгән оператив киңәшмәдә белдерде.
Республика Башлыгы беренче "Авыл сәгате"н 2 июньдә үткәрергә планлаштыра. Анда Башкортстанда ит терлекчелеген үстерү перспективалары каралачак.
Вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов аграрийлар язгы чәчүне төгәлләделәр, диярлек, дип хәбәр итте. 2,02 миллион гектарга мәйданга бөртекле культуралар чәчелгән. 39 мең гектарда эш башкарасы калган. Башлыча, бу сазлыклы һәм дымлы җирләр.
Яңа техника аграрийларга зур ярдәм булды. Ел башыннан хуҗалыклар һәм фермерлар төрле класслы 243 трактор, туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналары сатып алганнар. Шуның нәтиҗәсендә чәчү сроклары оптималь режимга салына.
Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, бүген илдәге «Росагролизинг» аша гариза бирүнең һәр унынчысы – Башкортстаннан. Республика Башлыгы, 2025 елга машиналар һәм агрегатлар паркын тулысынча яңарту өчен лизинг шартларында авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуның өстенлекләрен анализларга кушты.
– Чәчү кампаниясенең авыр шартларда башлануын күрдек. Бу һава торышы көйсезлекләренә дә, коронавируска да бәйле. Безнең аграрийлар - афәрин! Язгы кыр эшләрен тиешле срокларда башкарып чыктылар, - диде Радий Хәбиров. - Сабантуйларга килгәндә, бу тема әлегә ачык кала. Планнарны COVID-19 буенча динамиканың ничек үзгәрүенә карап төзиячәкбез.