+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 июнь 2020, 15:35

Балаларны да, өлкәннәрне дә сөендерә аласыз

Башкортстанда яшәүчеләр Балаларны яклау көненә сабыйларга файдалы басмаларга подписка бүләк итә ала.

Башкортстанда яшәүчеләр Балаларны яклау көненә сабыйларга файдалы басмаларга подписка бүләк итә ала.
1 июньдә битараф булмаган гражданнар балалар басмаларын Русия почтасы аша үз баласына гына түгел, "Изгелек агачы" хәйрия акциясе ярдәмендә балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә дә яздыра ала. Каталогта 200дән артык гәзит һәм журнал исәпләнә.
1-10 июньдә подписканы ташлама белән эшләргә мөмкин - бу көннәрдә Русия почтасы гәзит-журналларга язылуның җәйге декадасын үткәрә.
Хәйрия подпискасын эшләү өчен "Изгелек агачы"ның акциясе битендә https://podpiska.pochta.ru/derevo-dobra төбәкне һәм социаль учреждениене сайларга кирәк. Почта әлеге басмаларны вакытында илтеп тапшырачак.
Әлеге акция кысаларында ветераннарны, өлкән кешеләрне, картлар йортында яшәүчеләрне дә шатландырырга мөмкин.
1-10 июньдә 30 процент ташлама белән 1300 басмага языла аласыз. Подписканы мобиль кушымта аша, Русия почтасы сайтында яисә хат ташучыны өйгә чакырып эшләргә була.
Фото: tushlar.ru
Читайте нас