Шулай ук, музейлар һәм китапханәләр дә.
Ләкин аларның аерым керү юллары булганнары гына. Битлек режимы сакланачак.
Бу хакта бүген Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин мәгълүматлары буенча, төбәктә COVID-19 белән авыручылар саны кимеде. Моннан тыш, Уфа янында яңа йогышлы авырулар үзәген ачу нәтиҗәсендә койка фонды саны артты.
Гомумән алганда, Башкортстанда ике айдан соң үзизоляция режимы шактый йомшартыла, әмма 65+ яшьтәге кешеләр өчен берни дә үзгәрми: алар элеккечә хәвеф зонасында һәм элегрәк билгеләнгән күрсәтмәләрне төгәл үтәргә тиеш.