Русия Президенты Владимир Путин Русия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү көнен билгеләде.
Русия Президенты Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 1 июльдә узачак, дип белдерде. Мондый карар Конституцияне үзгәртү буенча эшче төркем әгъзалары белән очрашудан соң кабул ителде.
“Русия Федерациясе Конституциясенә 2020 елның 1 июлендә төзәтмәләр кертү буенча гомумрусия тавыш бирү уздырачакбыз", - дип игълан итте дәүләт башлыгы.
Үзәк сайлау комиссиясе коронавирус инфекциясе таралу куркынычы шартларында Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча Бөтенрусия тавыш бирүне үткәрү кагыйдәләрен эшләде. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова белдерде.
Памфилова билгеләп үткәнчә, Үзәк сайлау комиссиясе башка илләрдә пандемия чорында сайлауларны үткәрү тәҗрибәсен исәпкә алган һәм “Роспотребнадзор” белән берлектә мондый шартларда тавыш бирү үткәрүнең катгый кагыйдәләрен эшләгән. Тиешле документлар ике ведомство линиясе буенча Русия төбәкләренә җибәрелгән инде.