+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 июнь 2020, 12:45

Һәр бала сәламәт һәм бәхетле булырга тиеш!

Владимир Путин Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан котлау юллады.

Владимир Путин Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан котлау юллады.

Президент Владимир Путин Халыкара балаларны яклау көненә котлау юллады, анда ул Русиядә балаларны тәрбияләү һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту мәсьәләләренең төп өстенлекләр исәбендә булуын билгеләп үтте. Бу хакта Кремльнең рәсми сайтында хәбәр ителә.
“Русиядә балаларны тәрбияләү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту мәсьәләләре — төп гомуммилләт өстенлекләре арасында. Һәр баланың сәламәт һәм бәхетле булып үсүе, кайгыртучанлык һәм мәхәббәт белән тәрбияләнүе мөһим”, — диелә хәбәрдә.
Президент билгеләвенчә, коронавирус эпидемиясе аркасында күп еллар дәвамында Мәскәүдә узган традицион тантаналар узмаячак.
— Без бу афәтне бергәләп җиңәрбез дип ышанам, һәм мөмкин булгач, “Русия балалар фонды” оештырган бәйрәм чараларында катнашучылар, һичшиксез, илебез башкаласында очрашачак, — дип белдерде Владимир Путин.

Фото: activityedu.ru
Читайте нас