Кичә республиканың кайбер районнарында көчле җил булды, боз яуды.
Башкортстандагы давылда төбәкнең танылган кешеләре дә стихия корбаннары булган. Республика буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, кискен көчле җил Бакалы һәм Шаран районнарында 30дан артык авылны утсыз калдырган. Социаль челтәрләрдәге постларга караганда, бу сан бик тә төгәл булмаска мөмкин - һава торышы республиканың төрле почмакларында котырган.
Әйтик, йомырка зурлыгындагы боз явудан батыр якташыбыз, танылган блогер Рөстәм Нәбиевнең гаиләсе дә зыян күргән. Рөстәм гаиләсе белән кунакка килгәч, аның хатыны Индираның әти-әнисенең йорты давыл уртасында калган. Рөстәм урыннан фотосурәт бастырган. Анда көчле җилдән ватылган тәрәзәләр күренә.
Стихиядән "Люмен" төркеме гитарачысы Игорь Мамаев та зыян күрә. Музыкант үзенең Instagramында мондый хәлне күптән күргәне булмавы турында яза: боз кисәкләре аның машинасына "һөҗүм иткән", аның тәрәзә пыялаларында ярыклар барлыкка килгән.