Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "наливайка"ларда хәмер сатуны чикләү турындагы законга кул куйды.
Күпфатирлы йортларда (яки алар янында) урнашкан җәмәгать туклануы нокталары турында сүз бара. Мәйданы 25 квадрат метрдан артмаган биналарда спиртлы эчемлекләр сату тыелачак. Шушы көннәрдә республика парламенты тарафыннан кабул ителгән яңа норма киләсе атнада – 11 июньдә үз көченә керәчәк.
Элегрәк Корылтай депутаты Рөстәм Ишмөхәммәтов закон ни өчен кабул ителүен аңлатты. Аның сүзләренчә, "наливайка"лар һәм "рюмочный"лар җәмәгать тәртибен һәм гражданнарның тынычлыгын бозучы асоциаль шәхесләрне үзенә җәлеп итә.
"Боларның барысы да - кешеләрнең тәрәзәләре астында, балалар бакчасы, мәктәп, балалар мәйданчыгы янында. Халык балалар өчен нигезсез хәвефләнми. Мондый биналарда алкоголь еш кына төнлә җәмәгать туклануы хезмәтләрен берничә утыргыч һәм бар өстәлләре ярдәмендә имитацияләү юлы белән сатыла", – дип язган депутат фейсбуктагы битендә.
Фото: a.gorod.tomsk.ru