Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген Туймазыга сәфәрендә шәһәрдә яшәүче Валентина Арефьеваның хәлен белде.
Блокаданы кичергән 85 яшьлек ханымга ул Башкортстан волонтерлары белән онлайн-очрашу вакытында шәхси очрашуын вәгъдә иткән иде.
Валентина Арефьева, олы яшьтә булуына карамастан, бүгенге көнгә кадәр волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Ул мохтаҗларга ярдәм итә ала. Ханым коронавирус пандемиясе вакытында да читтә калмаган.
Пенсионер Ленинград блокадасын кичергән. Шәһәрне азат иткәннән соң, Башкортстанга күчеп килгән.
"Гомере буе эшләгән, өч бала үстергән. Валентина Николаевна кебек кешеләр - дөнья тоткасы! Мин вәгъдәмне үтәдем һәм аның белән Туймазыда күрештем", - дип язган Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә.
Фото: bash.news.ru