+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 июнь 2020, 12:05

Зиратка бару өчен нәрсә белергә кирәк?

2 июньдә оператив киңәшмә кысаларында Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин 6 июньдә Мәрхүмнәрне искә алу көнен үткәрү буенча фикер алышты.

2 июньдә оператив киңәшмә кысаларында Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин 6 июньдә Мәрхүмнәрне искә алу көнен үткәрү буенча фикер алышты.

Уфада зиратлар гражданнар өчен 6 июньнән 30 сентябрьгә кадәр - көн саен 8.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр, 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр 8.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Юланов хәбәр иткәнчә, 6 июньдә җәмәгать транспорты 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Өлфәт Мостафин шәһәр халкына хәвефсезлек чараларын үтәүләрен сорап мөрәҗәгать итте.

- Зинһар, җыелышлар оештырмагыз - бу элеккечә тыела. Барыгыздан да хәвефсезлек чараларын үтәвегезне, шулай ук социаль дистанцияне саклавыгызны сорыйм. Һәм иң мөһиме - битлек режимы. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Мәрхүмнәрне җирләү урыннарын 6 июньдә дә, башка көнне дә иркенләп карарга мөмкин булачак, - диде ул.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, зиратка «Югары әзерлек» режимы гамәлдә булган чорда дистанцияне үтәү шарты белән битлек һәм перчаткаларда гына керү рөхсәт ителә. Коронавирус инфекциясе йоктыруны булдырмау максатында, каберләрне чистарту өчен җәмәгать инвентаре белән файдаланырга киңәш ителми.

Фото: mk.ru
Читайте нас