+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 Июня 2020, 09:20

Абунәче күктән төшми…

Журналист Олег Төхвәтуллин, ”Дүртенче власть көчен югалтмыймы?” (“Кызыл таң”, 22 май, 2020 ел) дигән борчулы язмасында халыкның милли басмаларга язылу мәсьәләсен куеп, редакция белән почта хезмәттәшлеге бер “чылбырга” ялганган”, дип бик урынлы, дөрес нәтиҗә ясаган.

Журналист Олег Төхвәтуллин, ”Дүртенче власть көчен югалтмыймы?” (“Кызыл таң”, 22 май, 2020 ел) дигән борчулы язмасында халыкның милли басмаларга язылу мәсьәләсен куеп, редакция белән почта хезмәттәшлеге бер “чылбырга” ялганган”, дип бик урынлы, дөрес нәтиҗә ясаган.
Моннан дистә еллап элек Кушнаренко районының Тарыбирде авылында төпләнеп яши башлагач, гадәтемчә, күпләп гәзит-журналга язылдым. Ләкин каладан килгән бакчачылар, алыпсатарлар, һөнәрчеләр яшәгән бистәнең үзяшәеш законнары бар икән. Мин юкка гына һәр көн почта тартмасын тикшереп мәшәкатьләндем. Почта таратучы чибәркәй, атнасына бер генә күренеп, гәзит-журнал ыргытып китә иде. Үзе, җитмәсә, дорфа телле, белексез зат булып чыкты. Аңа Уфада басылган “Агыйдел” журналы ни дә Казанда чыккан “Идел” журналы ни?.. Соңгысын юкка искә алмыйм. Анда минем “Кирлегәчтә ике яз” дигән повестем басылырга тиеш иде. Тик аның мин көткән саны кулга килеп кермәгәч, район почта бүлекчәсенә барып эзләргә, хәтта җитәкчеләр белән низаглашырга туры килде. Шулай итеп, рухи юаныч китерәсе басма минем өчен көтмәгәндә баш казыгына әйләнде. Шуннан соң байтак вакыт без бер басмасыз яшәдек. Почта хакында ил-көндәге яманат дөрес икән шул.
Шөкер, хәзер инде болар тик ямьсез хатирәләр генә булып калды. Хәзерге почтальоныбыз Әл-фидә Фәттахова бик өлгер, һәр басманы вакытында китереп тора. Ә подписка чоры җитсә, ул, сәлам юллап, өйгә үк килеп керә: “Нәр-сәләргә языласыз, абый?” дип, басмаларга язылу мәшәкатьләрен тулысынча үз өстенә ала. Безгә, бу хәл-торышка сөенеп, Әлфи-дәбезгә рәхмәт укый-укый гәзит-журналларны кыштырдата биреп укыйсы гына кала. Моннан чыгып, шуны әйтәсем килә: журналист сыман, Русия почтасына таш ату да артыктыр, бәлки? Иң элек почта хезмәте башлыкларына, эш хакы аз, дип, теләсә кемне эшкә алудан тыелу фарыз. Биредәге хезмәткәрләр, әлбәттә, мәгърифәтле, кеше белән аралашучан, алчак, үз эшенә үтә җаваплы һәм бик намуслы зат булырга тиеш. Шундый шарт үтәлсә, минемчә, урыннардагы подписка нәтиҗәләреннән редакциядәгеләр дә бик канәгать калырлар, шәт...
Олег Төхвәтуллинның, ил, халык мәнфәгатьләреннән бигрәк, үз карьерасы өчен ут йоткан түрәләрне гәзит тәнкыйтеннән курыккан Бонапарт Наполеон белән тиңләвендә, шиксез, хаклык бар.
Әмма кемнең власте көчлерәк, дип үзара көч сынашу, низаглашу китсә, милли басма өстенлек алыр микән? Аннары шул уңай белән башка факт та калкып чыга бит. Әлеге язма белән янәшә Рим Әхмәтовның Тәтешле районының элекке хакимият башлыгы Фрид Әрмәншин хакындагы “Булдыклы җитәкче иде” дигән очеркы урын алган. Героеның психологик портретын тәфсилле сурәтләп, ”гәзиттә чыккан һәр тәнкыйть сүзен күтәреп алды”, дип яза автор. “...Һәр санга һичьюгы бер тәнкыйть мәкаләсе бир. Чөнки халык иң тәүдә шуларны укый. Шулай эшләсәң, гәзиткә язылуда авырлыклар булмас, дип, фатыйхасын бирергә дә онытмады”, — дип соклана аңа Рим Әхмәтов.
Шик юк, тормышыбыздагы икътисади, әхлакый җинаятьләр, социаль гаделсезлекләр, коррупция күренешләре белән көрәштә ил Президенты Владимир Путинга да, үзебезнең республика Башлыгы Радий Хәбировка да ныклы көрәштәшләр кирәк. Шуңа күрә “Кызыл таң”чылар, урынсыз шик-шөбһәгә бирелеп, үзләрен дүртенче власть вәкилләре итеп танытудан һич тә тайчанмасыннар! Тик моның мөһим шарты гына бар, “власть” дигәнне журналист булып эшкә урнашкан өчен генә кулыңа китереп тоттырмыйлар шул. Аны яуларга кирәк!
Әмма, ни гаҗәп, коммунистик фирка, үтә юмартланып, журналист халкына әнә шул властьны үзе әзерләп бирде. Басмаларда “Гәзит язды — чара күрелде” кебек даими рубрика яшәве дә журналистның фирка канаты астында имин-аман гомер кичерүен раслап торды.
“Заманында матбугат басмаларына язылуда төрле дәрәҗәдәге власть органнары, җитәк-челәр дә җавап тота иде. Демократия уеннары башлангач, мондый тәртип юкка чыкты”, дип, Олег Төхвәтуллин үзендәге ихлас көенү хисләрен яшерми.
Ни хәл итәсең, вакытлы матбугатның дәүләт, гомумхалык кайгыртуын тоеп, хөр яшәве узган шул инде. Журналистларга, бигрәк тә милли басмаларда эшләүче каләм әһелләренә, хәзер үз көннәрен үзләре кайгыртып яшәргә кала. Бу — һич тә көлке түгел, ә үтә аянычлы хәл. Чөнки ташка басылган сүз борын-борыннан пәйгамбәрләр аяте кебек халык гамен, яшәешен кайгырткан. Бу сүз кеше рухын имли. Гәзит-журнал алдырган йорт — иманлы йорт, имин йорт ул... Димәк, хакимнәр ташласа, милләт газиз сүз-лөгать язмышын үз иңе белән күтәрергә тиеш! Нәкъ менә шул кирәкле уй күңелендә кыю булып борын төртмәгәнгә безнең автор төшенкелеккә бирелә түгелме соң? Юк, миллионнан артык халкың янәшәңдә булганда ялгызлык тозагына һич тә эләгергә ярамый, Олег энем, “Кызыл таң”чылар!
Аныклап әйткәндә, сезнең язмадагы “Кызыл таң” редакциясе белән хезмәттәшлек чылбырлары почта хезмәте белән генә түгел, ә район китапханәләре, мәктәпләре, төрле юнәлештәге иҗат оешмалары, түгәрәкләре белән дә үрелергә тиешлеген искәртәм. Чөнки матбугат басмаларын яшәткән абунәче әзергә бәзер булып күктән төшми ул. Аны әзерләргә, туган телле басмага карата күңелендә мәхәббәт уты кабызырга кирәк! Әйтелгән тәрбия органнарының һәркайсы кешедә, аеруча яшьләрдә, ана теленә, әдәби сүзгә, милли рухлы иҗатка хирыслык, хөрмәт уятып, яраткан милли гәзитебезгә күпләп язылу, хезмәттәшлек кылу мөмкинлеген бирә. Димәк, республикабызда бергәләп “Кызыл таң”ның ышанычлы, ныклы яшәү инфраструктурасын булдыру дигән сүз бу!
Мин гәзитнең Бөек Җиңүгә багышланган 8 май санын ифрат дулкынлану белән укып чыктым. Күләмле язмалар кайнар хис белән сугарылган. Башкортстанның ул һәм кызларының батырлык, фидакарьлек энциклопедиясе бит бу! Бүгенге ватандашларына мондый басманы кем әзерли ала? Тик “Кызыл таң!”, үзебезнең аталарыбыз, бабаларыбызга олы мәхәббәт, ихтирам сакларга өндәүче “Кызыл таң”чылар.
Ышанам, Олег Төхвәтуллинның “Дүртенче власть көчен югалтмыймы?” дигән актуаль язмасы күпләрнең йөрәгендә йокымсырап торган милли гамьнәрне уятыр, Тукай телендәге басмаларның язмышына якты юл ачар.
Сәгыйдулла ХАФИЗОВ.
Кушнаренко районы,
Тарыбирде авылы.
Читайте нас