Синоптиклар һава торышын фаразлады.
Бүген, башка көннәргә караганда, республикада салкынча һава торышы көтелә. Башгидромет фаразлары буенча, көн болытлы, явым-төшемсез булачак. Республиканың көнбатыш районнарында кыска вакытлы яңгырлар, көндез яшенле яңгырлар явачак. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан секундына 2-7 метр, көндез урыны белән 16 метрга кадәр.
Һава температурасы төнлә - 7-12°, төньяк-көнчыгыш районнарда - 2°, көндез 19-24° кадәр җылы.
Ял көннәрендә республикада янә җылы һава торышы көтелә.