+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 июнь 2020, 17:15

Онытырга хакыбыз юк

Радий Хәбиров Шаран районында сугышта һәлак булганнарны искә алды.

Радий Хәбиров Шаран районында сугышта һәлак булганнарны искә алды.
Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров Шаран районы үзәгендә “Заманча шәһәр мохитен формалаштыру” программасы кысаларында “Хәсрәтле ана” скверын реконструкцияләү барышы белән танышты. Финанслауның гомум күләме 5,5 миллион сум тәшкил итә, шуларның 5,1 миллионы - федераль бюджеттан.
Муниципалитет башлыгы Илгиз Сәмигуллин сүзләренә караганда, биредә Советлар Союзы Геройлары Михаил Егоровка, Зәйнулла Мөстәкыймовка, Мирхәй Фәрхетдиновка, Леонид Цибизовка, Дмитрий Кармишинга һәм Дан орденнарының тулы кавалеры Салих Сабитовка истәлекле стела урнаштырганнар.
Радий Хәбиров, район башлыгы белән бергә, Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булганнарны искә алып, мемориалга тере чәчәкләр салдылар.
Шаранда шулай ук үзәк мәйданны һәм аның янындагы паркны яңарту дәвам итә.
- Без мәйданны заманча итеп үзгәртеп коруга ярдәм итәчәкбез һәм биредә киләсе елда үтәчәк Бөтендөнья фольклориадасы мәйданчыкларының берсен эшләячәкбез, - дип билгеләде республика Башлыгы.
Фото:glavarb.ru
Читайте нас