+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 июнь 2020, 14:45

Радий Хәбиров эш сәфәре белән Шаран районында

Үзебездә җитештерелгән продукция үзебезнекеләргә дә кирәк булсын.

Үзебездә җитештерелгән продукция үзебезнекеләргә дә кирәк булсын.
Бүген Башкортстан Башлыгы Шаран районына эш сәфәрендә булды.
Новоюзеево авылында республика Башлыгы "Туймазинский ООО «ГеоЛайн» җитештерү бүлекчәсендә булды, ул геосинтетик материаллар җитештерүдә махсуслаша. Аларның продукциясе - геосеткалар һәм геотукыма - юл төзелешендә, нефть-газ тармагында, авыл хуҗалыгында кулланыла.
Шаран районындагы мәйданчыкны предприятие 2018 елда ачкан, буш торган 1 680 квадрат метрлы мәйданлы ике катлы бина сатып алган. Биредә комплекслы реконструкция ясаганнар, эчке биналарны яңартканнар, газ үткәргәннәр, тирә-юньне төзекләндергәннәр, шулай ук геочелтәрләр һәм бигбэглар җитештерү өчен җиһазлар сатып алганнар. Объектка инвестицияләр күләме 20 миллион сумнан артып китте. 11 яңа эш урыны булдыра алганнар.
Радий Хәбиров җитештерү процессы белән танышты, продукциянең сыйфатын бәяләде. Шушы көннәрдә Туймаздагы "Сәнәгать сәгате"ндә предприятиенең үсеш перспективалары турында фикер алыштылар. Чимал сатып алуга әйләнештә акча җитмәү белән бәйле мәсьәләләр хәзер Сәнәгать үсеше фондын җәлеп итеп хәл ителә.
Моннан тыш, Башкортстан Башлыгы республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетына «Приуралье» автомобиль юллары федераль идарәсе белән берлектә юлларны төзегәндә һәм капиталь ремонтлаганда геосинтетик материалларны активрак файдалану мөмкинлекләрен өйрәнергә кушты.
- Бу продукция көндәшлеккә сәләтле. Бу - юл төзелешенең заманча ысулы, - диде Радий Хәбиров. - Әмма бездә системалы проблема да бар, җитештерүчеләребез үз территорияләрендә товарын сата алмый. Шуңа күрә продукцияне республикадан читкә дә саталар. Хәер, мәсәлән, бездә дә актив юл төзелеше бара. Бу мәсьәләне планлы рәвештә хәл итәчәкбез.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас