+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 июнь 2020, 17:25

"Ярдәм итәчәкбез!"

Республика Башлыгы Радий Хәбиров узган ялларда Шаран районында узган давыл зыян салган объектлар белән танышты.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров узган ялларда Шаран районында узган давыл зыян салган объектлар белән танышты.
Радий Хәбиров бүген Шаран районында эш сәфәрендә булып, территориянең үсеш перспективалары турында район башлыгы Илгиз Сәмигуллин белән фикер алышты.
Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, муниципалитет икътисадта, социаль сәясәттә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Аралашу барышында яклар газлаштыру, су белән тәэмин итү системаларын төзү һәм реконструкцияләү, юлларны ремонтлау мәсьәләләренә кагылды.
Радий Хәбиров ассызыклаганча, киләсе елда районның юл хуҗалыгын яңартуга финанслауның күләме ике мәртәбә артачак.
Радий Хәбиров һәм Илгиз Сәмигуллин шулай ук узган ял көннәрендә муниципалитетта котырынган давыл нәтиҗәләрен бетерү темасы буенча да фикер алыштылар. Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, республика тиешле ярдәм күрсәтәчәк.
- Шаран районы зур түгел, әмма бик продуктив. Команданың ничек эшләве ошады, - дип нәтиҗә ясады Радий Хәбиров. - Торак пунктлар күңелдә яхшы тәэссоратлар калдырды. Кече һәм урта бизнес яхшы үсә. Күптән түгел монда давыл булды, һәм без районны бу бәла-каза белән ялгыз калдырмыйбыз, ярдәм итәрбез, - диде ул.
Фото:glavarb.ru
Читайте нас