Республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итүенчә, әлегә Башкортстанда коронавирус аркасында югары әзерлек режимында бернинди йомшартулар булмаячак.
Башлык фикеренчә, Хөкүмәт эшләп бетермәгән, ә халык хәлнең җитдилеген ишетмәгән һәм аңламаган, шуның нәтиҗәсендә Ковид-19 йоктыручылар арткан.
— Бу минем өчен иң катлаулы атналарның берсе булды. Без сезнең белән барыбер эшләп бетермәдек, шуның җимешләрен татыйбыз, дип саныйм. Халык та безне ишетмәде, димәк, бу - безнең гаеп. Бездә вахтачылар линиясе буенча авыручылар артты, һәм без инфекцияле 65+ яшьтәге кешеләр санын терки башладык, ә бу - тормыш һәм сәламәтлеккә җитди куркыныч янау. Шуңа күрә бу мине бик нык борчый һәм карантинны бетерү, ниндидер тармакларны ачу өчен бернинди нигез дә күрмим, бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итмәгез дә, — дип аңлатты республика җитәкчесе.
Фото: gorobzor.ru