+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 июнь 2020, 12:40

Кислотага пешкән...

Мәләвездә яшәүче егет дәваханәгә озатылды.

Мәләвездә яшәүче егет дәваханәгә озатылды.
Республиканың бер предприятиесендә бәхетсезлек очрагы булган. 25 яшьлек егет җитештерүдә җитди җәрәхәт алган. Дәүләт хезмәт инспекциясе әлеге һәлакәтне тикшерү белән шөгыльләнә.
Мәләвез минераль ашламалар җитештерү предприятиесендәге пар белән тәэмин итү цехында фильтрларны регенерацияләү эшләрен башкарганда эшче кислотага пешкән. Егет көчле химик йогынтыдан җәрәхәтләр алган.
Хәзер бәхетсезлек очрагын тикшерү уздырыла. Фаҗигагә китерергә мөмкин булган бөтен шартлар ачыклана. Эшчегә кирәкле медицина ярдәме күрсәтелгән.
Фото: Bash.News
Читайте нас